16 март 2012 яңалыклары
-
«Бакчага барасым килә!»
1 нче «Колокольчик» балалар бакчасында балаларыбызны җан җылысын биреп тәрбиялиләр. Биредә һәрчак чиста, җылы өй атмосферасы. Беренче баласын тәрбиягә биргән әти-әни икенчесен, өченчесен дә зур ышаныч белән монда китерә. Нәниләребез иртә белән бакчага барабыз гына дип торалар, ә кичен исә кайтасылары килми. Бала үзен яратуларын, алар өчен борчылып торуларын чын...
-
12 инженер аттестатсыз калды
Агымдагы елның март аенда Татарстанда беренче тапкыр кадастр инженерларының куелган таләпләргә туры килүен тикшерүгә аттестация үткәрү өчен квалификацияле комиссия төзелде. ТР буенча кадастр палатасы 2011 елда баш тарту турында кабул ителгән 9 мең карарга анализ ясады. Комиссия белән очрашуга квалификацияләре шик тудырган 47 кадастр инженеры чакырылды. Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча...
-
Язгы каникуллар өзелмәячәк
Быел май аеннан республикабызда гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла башлый. Безнең районда моңа әзерлек чаралары ничек бара? Мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев белән әңгәмәбез әнә шул хакта. - Дамир Рашатович, районыбызда ничә мәктәп әлеге программага кертелде һәм бу эшләргә күпме акча бүлеп биреләчәк ? - Быел бу...
-
Көн туса яңа хәбәр
Яр Чаллы шәһәренә булган эшлекле визиты барышында Киров өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Матвеев кичә Азнакайда булып китте. Биредә ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Азнакай нефтемаш заводы" ААҖнең уртак проекты булган күчмә стоматология кабинеты мөмкинлекләре белән танышты, фельдшер-акушерлык пункты модуле белән кызыксынды. Аны ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат...
-
Бар да халык мәнфәгате өчен
Район һәм шәһәр Советларының чираттагы уртак утырышында "2011-2020 елларга ТР Азнакай муниципаль районының коммуналь инфраструктурасы системасын комплекслы үстерү Программасы" турында мәсьәлә каралды. Аның буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Афанасьев чыгыш ясады. Докладчы әлеге Программаның коммуналь комплекс ситемасын тотрыклы эшләтү һәм үстерүгә, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга, район...